Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

градустан -11 градуска кадәр салкын булачак.

Синоптиклар Татарстанда томан төшәчәген кисәтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда томан булуы турында кисәтә Татарстанда томан көтелә Көзнең беренче көнендә томан төшәчәк Төнлә һәм иртән урыны белән томан фаразлана

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 1 февральдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда да, урыны белән томан төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Аязучан болытлы һава торышы, урыны белән кар яву, көньяктан талгын җил көтелә. Юлларда бозлавык хасил булачак.

Төнлә термометр баганалары -14 градуска, ә аязган вакытта -21 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -6..- 11 градус салкын була.

  • «Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, киләсе атна башында республикада тагын бер көчле кар яварга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International