Әгерҗе хастаханәсе хирургын пациент үлемендә гаеплиләр

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстанда Әгерҗе үзәк район хастаханәсе хирургын аягы яраланган пациент үлемендә гаеплиләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, узган елның 15 маена каршы төндә хастаханәгә боты яраланган 35 яшьлек ирне алып килгәннәр. 47 яшьлек хирург пациентны караган, диагноз куйган, анестезия ярдәмендә җәрәхәтләрне эшкәрткән һәм теккән.

«Шул ук вакытта хирург, саксыз эш итеп, диагнозны тулысынча ачыкламаган һәм кан агу чыганагын табып, кан килүне туктатмаган. Алты сәгатьтән соң, боттагы кан тамырына зыян килү сәбәпле, күп кан югалтудан пациент вафат булган», - диде Андрей Шептицкий. 

Ике экспертиза да медицина ярдәме начар күрсәтелү белән пациентның үлеме арасында элемтә барлыгын раслаган. Табиб үзе гаебен танымаган һәм аңлатма бирүдән баш тарткан.

Әлеге факт буенча «Һөнәри бурычын тиешенчә башкармау нәтиҗәсендә, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Эш судка тапшырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International