Исәнбайда узган җыенда җитәкчеләр атлар асраучы Ямалиевлар хуҗалыгында булдылар

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Исәнбай авыл җирлегендә халык җыены башланганчы район башлыгы Валерий Макаров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин, “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте директоры Радик Мәүлиев, авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев атлар асрау белән шөгыльләнүче Илфат–Любовь Ямалиевлар хуҗалыгында булдылар.

Моннан сигез ел элек ике ат сатып алудан башлыйлар алар эшләрен. Соңыннан аларның баш санын 15кә кадәр җиткерәләр. Бүгенге көндә колыннары белән бергә ун атлары бар. Язга тагын үрчем көтелә, биш атлары колынларга тиеш.

Әлеге малкайларны тотарга бөтен шартлар тудырылган. Илфат әфәнде авыл егетләрен җыеп аларны ел саен Сабан туена чабышка да әзерли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International