Әгерҗе мәктәбе укучысы – олимпиада призеры

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Казанның “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү базасында укучылар арасында татар теле буенча олимпиаданың республика йомгаклау этабы уза.

Рус мәктәпләрендәге татар төркемнәре өчен татар теле олимпиадасында 4нче мәктәптән 5 сыйныф укучысы Алсу Хафизова һәм Тирсә мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Инзилә Асанбаева катнашты.  Алсу “Призер” статусына лаек булды.  Аны олимпиадага мөгаллимә Фәридә Хафизова әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International