Әгерҗе районында айның иң яхшы терлекчеләрен ачыкладылар

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Быел “Нәүрүз“ ширкәте җитәкчелеге терлекчеләр арасында “Иң яхшы сыер савучы“ һәм “Иң яхшы бозау караучы“ бәйгесе игълан иткән иде. Әлеге бәйгегә ай саен нәтиҗә ясап барыла һәм җиңүчеләр билгеләнә.

Шушы көннәрдә январь аена йомгак ясадылар. “Иң яхшы бозау караучы“ исеменә мегаферма һәм Бима терлекчеләре Рамис Ханнанов, Марина Николаева лаек булдылар. 80 баш яшь бозаутәрбияләүче Рамис көнлек артымны 950 граммга кадәр җиткергән һәм малларның баш санын саклап калган. Марина карамагында өч айга кадәрге 38 бозау. Бер бозауның көнлек артымы 834 грамм тәшкил иткән.

“Иң яхшы сыер савучы“ны февраль ае төгәлләнгәч ачыклаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International