1 февральдән федераль ташламага ия булучыларның айлык акчалата түләү (ЕДВ) күләме 4,3 процентка артты.
Хәзерге вакытта Татарстан Пенсия фонды аны 340 мең кешегә түли. Аларга инвалидлар, хәрби бәрелешләр ветераннары, радиация алган гражданнар, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары керә.
Шулай ук ЕДВ эчендәге социаль хезмәтләр җыелмасы да 4,3 процентка индексацияләнде.
Бу турыда Пенсия фонды идарәсенең Әгерҗедәге Клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова авыл җирлекләрендә узучы җыеннарда халыкка да хәбәр итә.