Бүген Әгерҗедә пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча турнир уза

2019 елның 8 феврале, җомга

"Олимп " спорт комплексында пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча республика турнирының беренче этабы уза.

Ярышларда Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова, спорт бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илдар Идиятов һәм җирле "Пенсионерлар берлеге" рәисе Гөлшат Исмәгыйлева катнаша.

Киеренке көрәштә 15 катнашучы ярыша: 12 ир-ат һәм 3 хатын-кыз. 

Җиңүчеләр Алабугада узачак зона ярышларына барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International