Район җитәкчеләре Касайда җиләк үстерү белән шөгыльләнүче Әхмәдиевлар хуҗалыгында булдылар

2019 елның 8 феврале, җомга

Кичә Кадыбаш авыл җирлегендә район башлыгы Валерий Макаров һәм районның оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашында халык җыены узды.

Иң башта җитәкчеләр әлеге җирлекнең кечкенә генә Касай авылында җиләк үстерү белән шөгыльләнүче Альберт–Әминә Әхмәдиевлар хуҗалыгында булдылар.

Уңган хуҗалар күршеләре, якыннары белән капка төбендә кунакларны гармунда уйнап, җырлап каршы алдылар. Ишек алдында кунакчыл татар халкының матур йоласы буенча чәкчәкле һәм кайнар чәйле табын әзерләнгән иде. Чәй өстәлендә ямьле җәйне хәтерләтеп эре-эре бакча җиләкләре (виктория) урын алган. Ике гектардан артык мәйданда бакча җиләге үстерүче Әхмәдиевларның үзләре күпләп үстергән җәйге нигъмәте ул.

Әлеге гаилә күп мал асрау, кош-корт тоту белән шөгыльләнә. Абзарларындагы ун баш мөгезле эре терлекнең өчесе – сыер. Җәй көне 60 каз да үстергәннәр алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International