Әгерҗе эшмәкәрләрен ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырдылар

2019 елның 8 феврале, җомга

Әгерҗедә "Эшмәкәрлек һәм хакимият. Эчкерсез сөйләшү" форматындагы очрашулар кысасында Казан вәкилләре Әгерҗегә килделәр.

Әлеге очрашу вакытында районыбыз эшмәкәрләренә борчыган сорауларын Казан вәкилләренә бирү мөмкинлеге тудырылды.

Балалар иҗаты йортындаузган эшлекле очрашуда ТР эшмәкәрләре хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү программаларын тормышка ашыру үзәге җитәкчесе Равил Сираҗиев һәм башка вәкилләр катнашты. Аларның һәркайсы эшмәкәрләрне үз эшчәнлеге белән таныштырды. Аннан соң эшмәкәрләр белән ачыктан-ачык сөйләшү булды. Фикер алышуларда район башлыгы Валерий Макаров та катнашты. Әгерҗе эшмәкәрләре тарафыннан бик күп сораулар яңгырады. Аларның күбесе салым хезмәтенә карата иде. Кайбер сорауларга шунда ук җавап алынды. Ә вакыт таләп иткәннәре беркетмәгә теркәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International