Бер төркем педагоглар министр кулыннан бүләкләр алдылар

2019 елның 8 феврале, җомга

Кичә Әгерҗегә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде. Ул мәгариф системасында озак еллар нәтиҗәле эшләгән бер төркем педагогларга бүләкләр тапшырды.

“Мәгарифтәге уңышлар өчен“ күкрәк билгесе белән:

КОШКАРЕВА Венера Фаиз кызы – 8нче балалар бакчасының физик тәрбия буенча инструкторы.

МУЛЛАНУРОВА Земфира Рәис кызы – Кадыбаш мәктәбенең математика укытучысы.

РИЗВАНОВА Әлфинә Әхтәм кызы – 1нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.  

ххх

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән:

ДӘҮЛӘТБАЕВА Гөлчәчәк Радик кызы – 4нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

САВИНОВА Елена Вячеславовна – 1нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International