Авыл җирлекләрендә узучы җыеннар ахырына якынлаша

2019 елның 8 феврале, җомга

Январь-февраль айларында районыбызның 21 авыл җирлегендә халык җыеннары узарга тиеш.

Бүгенге көнгә 18 авыл җирлегендә район җитәкчеләре, авыл башлыклары, районыбызның оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында җыеннар узды инде. Анда авыл башлыклары 2018 елда башкарылган эшләргә хисап тоттылар, быелга бурычлар билгеләделәр. Халык үзен борчыган сорауларны җитәкчеләргә җиткерде. Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләренә дә сораулар күп булды.

Алдагы атнада өч авыл җирлегендә җыеннар узачак. Кичкетаң, Тирсә, Красный борда үтәчәк әлеге мөһим җыеннарда район башлыгы Валерий Макаровның да катнашуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International