Әгерҗе егете, хоккейчы Максим Грошев уйнаган Россия яшүсмерләр җыелма командасы “Биш милләт турниры“нда (“Турнир пяти нации“) җиңү яулады.
Хәлиткеч матчта россиялеләр Америка командасын 8:4 исәбе белән җиңделәр. Икенче урынны – Швеция, өченчене Америка командасы алды.
Максим Әгерҗедә Боз сарае ачылгач күп еллар үзенең туган шәһәрендә хоккей уйнау серләренә өйрәнде. Соңыннан ул Түбән Каманың “Нефтехимик“ балалар-яшүсмерләр мәктәбендә шөгыльләнде. Узган елдан ул Түбән Камада “Реактор“ яшьләр хоккей клубында уйный. Күптән түгел аңа Канадада Дөнья Кубогы ярышларында катнашырга да туры килгән иде.