3нче мәктәптә “Россия патриотлары үстерәбез“ район конкурсы узды

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Бөтенроссия проекты кысаларында бүген 3нче мәктәптә “Россия патриотлары үстерәбез“ конкурсының район этабы узды.

Фәнни-эзләнү эше, викторина бәйгеләре, мылтыктан ату һәм кул көрәше спорт чараларында Девәтернә һәм Кадыбаштан кала 14 мәктәп укучысы катнашты.

Викторинада Бима, 3нче мәктәп, 1 гимназия укучылары;

фәнни-гамәли эзләнү эшендә 4нче, 3нче мәктәпләр, Сарсак-Омга лицее;
кул көрәшендә 4нче мәктәптән Святослав Тарасов,  Салагыштан Илсаф Миңнехуҗин,

Көчектән Илнур Таҗиев;

мылтыктан атуда Тирсәдән Камил Асанбаев, Көчектән Илшат Йосыпов, 2нче мәктәптән Данил Волокжанин җиңүләр яуладылар.

Барлык бәйге төрләре буенча Бима мәктәбе – абсолют җиңүче. Икенчедә – Тирсә, өченчедә – 1нче гимназия.

Укучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Римма Гыйльметдинова, район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина котладылар.

  • Үткәннәрне онытмагыз, илебез тынычлыгы өчен көрәшкән бабаларыбыз батырлыкларын өйрәнегез, гомумән, тарих белән дус булыгыз, – диделәр алар.

Җитәкчеләр укучыларны бәйгегә әзерләгән мөгаллинәргә дә рәхмәтләрен белдерделәр.

Бима мәктәбе район данын республика бәйгесендә яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International