Җитәкчеләр Касайда яшәүче тыл ветеранын олы юбилее белән котладылар

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Бүген Касай авылында яшәүче Кәүсәрия Шәрәфиевага 90 яшь тулды.

Шарафиева Кәүсәрия Сабирҗан кызы-1929 елның 11 февралендә Үтәгән авылында туа. Яшьтән үк ятим калып ул да башка иптәшләре кебек урман кисү, урак уру, Краснобордан семена ташу, сал саллау, тракторда плугар хезмәтләрен башкара.

Касай авлыннан Сабир исемле егет белән танышып 2 ул бер кыз үстерәләр.Олуг юбилеен каршылаучы Кәүсәрия әбине  район башлыгы урынбасары Нурисламов Ришат Тимер улы ,халыкка социаль хезмәте күрсәтү башлыгы Зарипова Альмира Тахир кызы, редакциядән Ягъфәрова Миләүшә Наил кызы,Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Рамазанов Илфат Гәли улы котларга килделәр. Күтәренке күңел белән яшәүче Кәүсәрия әбине бик олылап барлык туганнары, балалары оныклары җыелышып кайтканнар.Кәүсәрия әбигә алдагы елларында да саулык белән,тынычлыкта,кайгы- борчуларсыз яшәргә язсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International