2019 нчы елның 6 нчы февралендә Девәтернә авыл җирлегендә еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясау җыены булып узды. Җыенга район башлыгы В.В.Макаров, урынбасары Р.Т.Нурисламов, район прокуроры О.Н.Шуста, районнан җитәкчеләр, оешма вәкилләре килде. Җыенга кадәр район башлыгы Нарат авылында ФАП, клубларны карап, Гали авылында Фархушиннар хуҗалыгы белән танышып кайтты.
Җыен алдыннан Пенсия фонды идарәсенең Әгерҗедәге Клиент хезмәте җитәкчесе Бакасова З.Ш., халыкны социаль яклау хезмәте җитәкчесе Зарипова А.Т. халыкны кабул итте.
Җыенга халык күп килгән иде.
Көн тәртибе түбәндәгечә:
Район башлыгы авылыбызда 2019 елда туган беренче сабыйга бүләк тапшырды.
Җыеннан соң Девәтернә мәктәбе “Яшь йөрәкләр” балалар театр коллективы“Кәрлә – мәктәп баласы” әсәрен сәхнәләштерде.