Тәбәрле авыл җирлегенең 2018 ел нәтиҗәләре буеча отчеты.

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

7 февраль көнне Тәбәрле авыл җирлегендә  2018 ел нәтиҗәләре  буенча җыен булды.Җыенда Әгерҗе муниципаль районы башлыгы  урынбасары Ришат Тимер улы  Нурисламов, Әгерҗе авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гаскәр улы Гатауллин һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

Мәдәният йорты фоейсында авылыбызның   оста куллары әзерләгән  күргәзмә  каршы алды.

Тәбәрле авыл җирлеге башлыгы Мирзәлиф Миргазиз улы Харасов 2018 елда авыл җирлегенең эшчәнлегенә отчет ясады.  Шулай ук җирлек территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләре дә үз эшчәнлекләренә отчет һәм анализ ясап үттеләр.

Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Д.Г.Гатауллин авыл хуҗалыгын  үстерүгә кагылган дәүләт программалары белән халыкны таныштырды.

Пенсия фонды  клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе З.Ш.Бакасова пенсия билгеләүдәге үзгәрешләр,яңалыклар белән таныштырды,халыкны борчыган сорауларгә җаваплар бирде.

Участок полиция хезмәткәре Галиуллин А.А. халыкны 2018 ел нәтиҗәләре белән таныштырды.

Ришат Тимерович Әгерҗе районнында эшләнгән  эшләрне, алдагы елга планнарны халыкка җиткерде.Шулай ук халыкны борчыган проблемаларны чишү юлларын аңлатты.

Җыен 2018 елда зур уңышларга ирешкән оешма җитәкчеләренә ,зур ярдәм күрсәткән иганәчеләргә  Рәхмәт хатлары тапшыру белән төгәлләнде.

                   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International