Район үзәк китапханәсенә укучылар белән очрашуга әфганчылар Рафис Муллахмәтов һәм Тәфкил Закиров килгән иде.
Тәфкил Закиров Әфганстанда бензовоз шоферы булып хезмәт иткән.
Аннан кулына баян алып шул чорлардагы җырларның берсен башкарды.
Бик күп сораулар да яудырдылар укучылар очрашуга килгән батыр абыйларына. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Эльмира Капилова эчтәлекле әңгәмәләре өчен әфганчыларга рәхмәт белдерде.