Бүген – совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына – 30 ел

2019 елның 15 феврале, җомга

Хөрмәтле локаль сугышларда һәм хәрби бәрелешләрдә катнашучылар!

15 февраль илебездә истәлекле көн – хәрби бурычларын Ватаннан читтә үтәүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Без бу көнне хезмәт бурычы буенча төрле елларда чит илдә хәрби бәрелешләрдә катнашкан хөрмәтле ир-егетләребезне зурлыйбыз.

Совет солдатлары һәм офицерлары Кореяда һәм Вьетнамда, Сириядә һәм Мисырда, Анголада һәм Мозамбикта, Алжирда һәм Эфиопиядә, Югославия һәм Көньяк Осетиядә, башка илләрдә хәрби бурычларын үтәделәр. Шул рәвешле, тугандаш халыкларга киләчәкләре өчен көрәштә кыюларча  ярдәм иттеләр.   

Бүген 40нчы армиянең соңгы колонналары Әфганстан территориясеннән чыгарылуга 30 ел. Әлеге сугышта 9700дән артык татарстанлы катнашты, 260ы һәлак булды, 2100дән артыгы орден-медальләр белән бүләкләнде.

Ул вакыйгалардан безнең район да читтә калмады. 1979-1989 елларда хәрби бурычын үтәүгә 122 ир-егет чакырылды. Нарат авылыннан Рафис Хөснетдиновка туган якка кайту насыйп булмады. Хәрби бурчын үтәгәндәге батырлыгы өчен ул Кызыл Йолдыз орденына лаек булды.

Әфганстанда һәм башка кайнар нокталарда һәлак булучылар турында сөйләгәндә, бүген арабызда яшәүче солдатлар хакында да онытырга хакыбыз юк. Районда әлеге вакыйгаларда катнашкан 75 ир-егет яши. Аларның күпчелеге орден-медальләр белән бүләкләнгән.

Интернационалист сугышчыларның уникаль тәҗрибәсе үсеп килүче буында патриотлык хисләре, аларны Ватанга риясыз хезмәт итү рухында тәрбияләү өчен бик тә кирәк.

Кадерле дуслар!  Бу истәлекле көндә нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек теләп калам.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International