Татарстан Республикасының Әгерҗе районы һәм Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәр округы кардәшләр булдылар

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Килешүне муниципаль берәмлекләр башлыклары имзалады.

Татарстан Республикасының Әгерҗе районы һәм Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәр округы тугандаш булды. Бүген Екатеринбургта Свердловск өлкәсе халыклары иҗат йортының зур концерт залында татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышу буенча киңәшмә узды. Очрашуга Урал төбәгенең меңнән артык кешесе җыелды.

Красноуфимск-38 меңнән артык кеше яшәгән елга ярында тарихи шәһәр.

Татарстанның Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаров һәм Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәр округы башлыгы Вадим Артемевских сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар.

Шулай ук Свердловск өлкәсенең Артем районы һәм Татарстанның Баулы районы, Свердловск өлкәсенең Түбәнләнге районы һәм Татарстанның Кукмара районы арасында хезмәттәшлек турында килешүләр дә озайтылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International