Безнең район спортчылары Кама чаңгы марафонында катнаштылар

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Якшәмбе көнне Яр Чаллыга Россиянең 11 төбәгеннән һәм 45 шәһәреннән спортчылар килде. "Яр буе" паркында масштаблы Кама чаңгы марафоны оештырылды.

Бу спорт чарасында земство мәктәбе директоры, районыбызның данлыклы чаңгычы Эдуард Михаилов һәм Күләгәш авылында туып-үскән, биатлон буенча спорт мастеры Александр Васильев катнашты. Алар үзләрен 30 километр дистанциядә сынадылар.

 - Гомумән алганда, марафонда катнашучылар 5, 15, 30, 50 километр дистанцияләрдә көч сынашты. Бер әйләнеш 10 километр тәшкил итте, – ди Эдуард Иванович.

Чаңгычылар бәйрәмнең җылы атмосферасы турында бик теләп сөйләделәр, марафонны югары дәрәҗәдә оештыруларын билгеләп үттеләр.

Якташларыбыз ярышкан 30 километр дистанциядә 70 чаңгычы катнашты. Александр Васильев финишка дүртенче килде, ә Эдуард Михайлов дистанцияне 1 сәгать 36 минутта үтеп, 13нче килде.

 Аларга әлеге марафон хөрмәтенә махсус әзерләнгән уникаль медальләр һәм катнашучы сертификатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International