Ренат Шакиров җитәкчелегендәге 2нче мәктәпнең яшьармиячеләре Казандагы хәрби-спорт уеннарының республика этабында район данын якладылар.
Яшь армиячеләр спортның 14 төре буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, безнекеләр 16 команда арасында 9 урын алдылар. Пейнтболда беренче урынга лаек булдылар, винтовкадан ату буенча икенче урын алдылар, ә отжиманияләрдә кызлар өченче урынны яуладылар. Винтовкадан ату буенча беренче урынны Вадим Самойлович яулады.