17 февральдә Ижевск шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында «Ижау моннары» XVI Региональ фестиваль - конкурсы узды.
Фестивальдә район мәдәният йорты солисты Эдуард Минаев катнашты, фестивальдә Марат Муллахмәтов җитәкчелегендәге район мәдәният йорты гармунчылар халык ансамбле, «Көмеш телле гармун» катнашты .Фестивальдә катнашкан өчен безнең ансамбль Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Район мәдәният йорты солисты Эдуард Минаев «татар мәдәниятенә мәхәббәт» номинациясендә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде .