Әгерҗенең 1нче гимназиясендә бишенче сыйныф укучылары өчен квест узды

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Балаларның юл – транспорт травматизмын кисәтү һәм кышкы вакытта юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту максатыннан "Ровесник" яшүсмерләр клубында 1нче гимназиянең бишенче сыйныф укучылары арасында "Юлларда куркынычсызлык" дигән квест узды.

Сәяхәт башланыр алдыннан ДБУ "юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" җитәкчесе Раушания Тимкина чыгыш ясады. Ул укучыларга куркынычсыз тәртип, юлларда сак булу һәм игътибарлылык турында искә төшерде.

Аннан соң сыйныф укучылары маршрут битләр алдылар һәм станцияләрдә биремнәр үтәргә киттеләр. Чара "сак булыгыз җәяүле" дигән роликны карау һәм квест катнашучыларын бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International