18 февраль көнне Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалында Туган тел атналыгы ачылу зур уңыш белән узды. Чараны педагог Фәридә Хәсәнова оештырды.
Максат: студентлар һәм укытучыларның танып-белү һәм иҗади эшчәнлеген активлаштыру, көллияттә матур төсләр һәм бәйрәм кәефе булдыру.
Фойеда милли ризыклар ярминкәсе, дөнья халыклары кухнясы күргәзмәсе оештырылган иде. Ярминкәдә төрле халыклар музыкасы уйнады.
Гомумән алганда, чара уңышлы узды, студентлар һәм укытучылар төрле халыкларның ашамлыклары белән таныштылар һәм бәйрәм атмосферасында вакытны күңелле итеп үткәрә алдылар.