Беренче сыйныфка керү сораулары буенча "кайнар линия" үткәрелә

2019 елның 22 феврале, җомга

Татарстанда беренче сыйныфка укырга керү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак. Ул 27 февральдә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр оештырылачак. Консультацияне телефон аша алырга мөмкин булачак: 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.
"Кайнар линия" телефоны эшендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләре катнашыр дип көтелә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International