Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итү кысаларында Әгерҗе шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары арасында «Юл старты! " дигән спорт – танып-белү чарасы оештырылды.
Конкурс барышында балалар ике командага бүленде һәм төрле биремнәрне үтәп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә, станцияләр буенча мавыктыргыч уеннар үткәрелде: Иң Куркынычсыз юл, юл йөрү кагыйдәләре, ашыгыч хезмәт, ком станциясе.
Чара ахырында катнашучылар белән ДДТТны профилактикалау, велосипедчылар, җәяүлеләр һәм пассажирлар юлында куркынычсызлык кагыйдәләре, тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементлар куллану кирәклеге турында әңгәмә үткәрелде.