Пенсионерларда кунакта …

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Әгерҗе муниципаль районында пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге актив эшли.  Төрле юнәлешләр буенча Өченче буын Университеты эшли. Психология төркемендә чираттагы дәресне 16 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч - эксперты Раушания Яппарова алып барды.  Пенсионерлар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп функцияләре, кулланучылар хокукларын яклау турында нигезләмә нигезләре белән таныштылар.

           Кулланучылар грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән чара барышында пенсионерлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Очрашуда катнашучыларның барысына да мәгълүмати материаллар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International