Татарстанлылар өчен балаларны I сыйныфка кабул итү мәсьәләсе буенча кайнар линия эшләячәк

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Гражданнар белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны 27 февральдә иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр бирә алачак.

27 февральдә иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр татарстанлылар өчен балаларның белем алуга хокукын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, шулай ук балаларны I сыйныфка кабул итү мәсьәләләре буенча консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан кайнар линия эшләячәк. Бу хакта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гражданнар әлеге тема буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоннары буенча бирә ала.

Консультацияне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе вәкилләре үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International