Ватанны саклаучылар көне алдыннан Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетынын ГХАТ булегендә язылышу тантаналары "23февраль - Ватанны саклаучылар көне" дигән исем астында үтте .
- Бу көнне без тирән хөрмәтебезне һәм олы рәхмәт хисләребезне Ватанны һәм үзләренең гаиләләрен саклаучыларга белдерәбез, - диде ГХАТ начальнигы Гөлнара Гайфуллина. Гаилә - Ватанның зур бер өлешен тәшкил итә, балаларыгызны патриотик рухта тәрбияләү, гаилә нигезен саклау белән беррәттән, сез безнең Ватаныбызны саклауга һәм ныгытуга да үзегездән зур өлеш кертәсез. Гаилә нык булса - илебез дә көчле була".