Район китапханәсендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наил ага Нәбиуллинны искә алдылар

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Бүген район үзәк китапханәсендә гомерен мәдәнияттә эшләүгә багышлаган, бик күп җыр текстлары авторы, баянчы, җырчы Наил ага Нәбиуллинны искә алу кичәсе булды.

Исән булса, аңа 25 январьда 80 яшь тулган булыр иде. Җәмәгате Зилә ханым, Наил аганың каләмдәш һәм гаилә дуслары, мәдәният хезмәткәрләре аның белән бәйле хатирәләрне яңарттылар, шигырьләрен укыдылар, аның җырларын яңгыраттылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International