Теләсә кайсы яшьтәге бала эмоциональ ярдәмгә һәм эмоциональ тәрбия бирүгә мохтаҗ. Әмма тормышта хәл ителми торган проблемалар килеп чыга, тирән дулкынлану, тоск, тревога һәм хәтта өметсезлекләр барлыкка килә.
Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм күрсәтүнең мөһим каналы булып Ышаныч телефоны тора.
Шуның белән бәйле рәвештә, балалар һәм яшүсмерләр арасында ышаныч телефонын популярлаштыру максатыннан, 26 февраль көнне «Форпост» үзәге активистлары тарафыннан шәһәр урамнарында ышаныч телефоны эшчәнлеге турында хәбәр итүгә юнәлдерелгән акция үткәрелде.
Активистлар матур листовкалар һәм кыстыргычлар тараттылар, шулай ук ышаныч телефонының ни өчен кирәклеге, эшнең асылы турында сөйләделәр, аларның иң мөһиме – серлелек һәм бушлай булу. Һәр кеше тыңланыр һәм катлаулы тормыш шартларында ничек эшләргә кирәклеге турында белгеч советын алырга 8-800-2000-122 җыярга гына кирәк.