Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 23 нче февраль көнне Девәтернә мәдәният йортында “Егет солтаны – 2019” бәйгесе үтте. Җыр-бию белән үрелеп барган әлеге бәйгедә егетләр Армиядә булган елларын искә алдылар, тапкырлыкка-зирәклеккә, спорт бәйгеләрендә көч сынаштылар. Аларның бәрәңге чистарту, өстәл сервировкалау кебек осталыклары да тикшерелде.
Әлеге бәйге җиңүчеләренә авыл башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды.
Фотогалерея >>> http://agryz.tatarstan.ru/rus/den-zashchitnika-otechestva-v-devyaterninskom.htm