Бүген, 1 мартта, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көне. Аңа 62 яшь тулды.
Ул 1957 елның 1нче мартында Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында туган. 1978-1993нче елларда Сабада инженер вазифасыннан алып Биектауның район башлыгы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.
1996 елдан Татарстанның финанс министрлыгын җитәкли, ә ике елдан республикабызның Премьер- министры итеп билгеләнә. 2010 елның 15 мартыннан Рөстәм Миңнеханов - Татарстан Президенты вазифасында.