Ул район хакимиятендә гражданнарны кабул итте. Аннан соң «Олимп» спорт комплексында йөзү буенча спорт төркемендә шөгыльләнүче балалар белән очрашты.
Ирек Зиннуров – Россия ватерполчысы, ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, дөнья һәм Европа чемпионатлары призеры, Россиянең атказанган спорт мастеры, дүрт тапкыр Россия чемпионы һәм алты тапкыр Россия Кубогы иясе.
2016 елда «Бердәм Россия " партиясеннән VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланган.
"Олимп" та кунак, яшь спортчыларны сәламләп, үзе турында сөйләде һәм балачагында үзенчәлекле талант белән аерылып тормады һәм югары спорт уңышлары өчен аңа күп тырышырга туры килде, дип белдерде.
Аннан соң балалар атаклы спортчыга сораулар бирделәр. Алар көнгә ничә тапкыр шөгыльләнүләре, нинди илләрдә чыгыш ясарга туры килүе, тагын нинди спорт төрләре белән шөгыльләнүләре белән кызыксындылар.
Аннары Ирек Зиннуров бассейнда мастер-класс күрсәтте. Балалар аның күнегүләрен зур кызыксыну белән күзәттеләр. Чемпион китергән тупны көчле алкышлар белән кабул иттеләр.
Шәһәребездә һәм районда йөзүне популярлаштыруга зур өлеш керткәннәре өчен спорт комплексы директоры Рөстәм Гобәйдуллин Ирек Зиннуровка Рәхмәт хаты тапшырды.