Татарстан Республикасы Хөкүмәте Документлар ТР Хөкүмәте карарлары ТР Хөкүмәте карарлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2016-2021 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү «дәүләт программасын раслау турында» 2018 ел, 10 июнь, 395 нче карарын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы – коммерциячел булмаган оешма һәм ачык хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы»конкурслары үткәрә.
Конкурслар башлану датасы-2019 елның 19 феврале. Конкурслар, аларны үткәрү сроклары, конкурста катнашучыларга карата таләпләр турында мәгълүмат, катнашу һәм анкетага гариза формасы Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты үзенең рәсми сайтында «Интернет " мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштырыла (http://arhiv.tatarstan.ru/rus/archivdoc.htm).