Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәге турында

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге рәсми рәвештә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәге ачылды һәм эшли.

Халыкка түләүсез юридик ярдәм һөнәри адвокат (Аитова Светлана Госман кызы) атнага бер тапкыр консультацияләр рәвешендә күрсәтелә.

Үзәк эше Татарстан Республикасы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча проектларны гамәлгә ашыру максатларында Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлегенә граждан җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантлары Фонды тарафыннан бирелгән грант акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла.

Адвокатлар тарафыннан халыкны кабул итү атна саен 09:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча башкарыла: Әгерҗе шәһәре, К. Маркс урамы, 2 А йорт, оф. 211, телефон номеры +7 (906) 123-56-57.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International