9 мартта "Орешник" ял зонасында «Милләтләр старты» ачык чаңгы ярышлары узачак.
Катнашучыларны теркәү-9.30-10.30 кадәр. Ярышлар 11 сәгатьтә башлана. 8 Март хөрмәтенә беренче булып хатын-кызлар старт алачак.
Узышлар биш яшь категориясе буенча оештырыла.
2001-2003 елгы кызлар һәм 30-39 яшьлек хатын-кызлар, 40-49 яшьлек хатын-кызлар, 50 яшьлек һәм өлкәнрәк ир-атлар 3 км дистанцияне узачаклар.
2001-2003 елгы егетләр, 18-29 яшьлек хатын – кызлар, 30-39 яшьлек ир-атлар, 40-49 яшьлек ир-атлар-5 км, 18-29 яшьлек ир-атлар 10 км дистанциягә йөгерә.
Иң озын дистанциядә җиңүчеләр һәм призерлар «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы призлары, 18-29 яшьлек хатын – кызлар йөгерешендә җиңүчеләр һәм призерлар - «Әгерҗе радиосы»призлары белән билгеләп үтеләчәк. Калган төркемнәрдә җиңүчеләр һәм призерлар боз сараена, бассейнга, тренажер залына бару өчен сертификатлар белән бүләкләнәчәкләр.
Катнашу өчен гаризалар электрон адрес буенча кабул ителә agryz.sportivnyy@bk.ru яки 89600592427 телефоны буенча.