"Спутник" командасы Красноуфимскидагы турнирда җиңү яулады

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Әгерҗе районы белән Свердловск өлкәсенең Красноуфим шәһәр округы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль-мәдәни, спорт һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Килешүгә Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров һәм Красноуфимск шәһәр округы башлыгы Вадим Артемьевских кул куйды.

Әлеге Килешү кысаларында һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, ДЮСШ тренеры Евгений Грошев җитәкчелегендәге 2010-2011 елгы " Спутник» хоккейчылары Красноуфимскидагы «Ак Барс» хоккей командасы призына узган уеннарда катнашты.

Әгерҗенең яшь хоккейчылары белән беррәттән турнирда Пермь крае, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләре командалары да чыгыш ясады.

Финал уенында Евгений Грошев укучылары 8:1 исәбе белән Пермь краеның Кунгур шәһәреннән «Ермак» командасын җиңде.

«Ак Барс» хоккей командасының кубогын, дипломын, медальләрен, футболкаларын «Спутник» командасына «Ак Барс»хоккейчылары үзләре тапшырдылар. "Спутник» хоккейчысы Данил Грошев Иң яхшы уенчы дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International