Мөселманнар арасында узган футбол ярышында Әгерҗе командасы җиңү яулады

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Әгерҗедә мөселманнар арасында футбол ярышы булды.

Анда Әгерҗе, Алабуга, Ижау, Кукмара, Янаул, Можга, Түбән Кама, Сарапул, Минзәлә, Тукай, Ямурзадан барлыгы 12 команда катнашты. Нәтиҗәдә, Әгерҗе командасы җиңү яулады. Икенче-өченче урыннарда – Түбән Кама һәм Сарапул футболчылары.

Районның баш мулласы һәм хөкемдардар Алексей Колчин, Илдар Идиятов, командаларны котлап, Мактау грамоталары һәм футбол туплары бүләк иттеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International