Шаршады пенсионерлары актив тормыш рәвеше алып бара.
Һәр кич саен алар авыл урамнары буйлап җәяү йөрергә чыгалар. Кемдер скандинавия йөреше белән шөгыльләнә. Ә сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә клуб мөдире Эльмира Сундукова аларны фитнес белән шөгыльләнүгә җыя.