2019 елның 3 июнендә Татарстан цифрлы телевидениегә күчә. "Без ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга, ветераннарга цифрлы телевидение тоташтыруда ярдәм итәргә әзер", - ди район волонтерлар берләшмәсе җитәкчесе Эрик Бәшәров.
Түбән Кама белгечләре волонтерлар өчен цифрлы телевидениегә күчү темасы буенча махсус укулар үткәрделәр.
- Безгә цифрлы телевидение, күчү нечкәлекләре турында сөйләделәр, буклетлар тараттылар, – дип сөйли Эрик. - Уку нәтиҗәләре буенча волонтерларга таныклыклар тапшырылды.
Шулай итеп, шәһәрдә яшәүче ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә цифрлы телевидениегә тоташтыруда ярдәм кирәк булса, алар эш вакытында 24981 телефоны буенча " Авангард» Яшьләр үзәгенә шалтырата ала. Авыл советына мөрәҗәгать итә алалар.
Цифрлы телевидениегә күчүгә, антенналар һәм приставкалар алуга кагылышлы сорауларыгызны 88002202002 яки 8(843)2000528 телефоннары буенча бирә аласыз. Тулырак мәгълүмат-сайтта www.ртрс.рф.