Варкләд-Бодьяның “Инвис” фольклор ансамбле март аенда Эстониягә барырга җыена.
Аларны Таллин университетына фин-угор халыклары күргәзмәсе ачылу уңаеннан чакырганнар. Аннан күргәзмә Эстониянең Тарту шәһәрендәге милли музеена күчә. Чара өч көн дәвам итәчәк. “Инвис“ ансамбле бәйрәмгә күргәзмә композициясе һәм концерт номерлары әзерли.