Әлеге ярышта иң күңеллесе гаилә эстафетасы булгандыр, мөгаен. Кайбер гаиләләр бу төр ярышта узышу өчен махсус килүләрен дә яшермәделәр. Мәсәлән, Удмуртиянең Грахово районыннан Николаевлар да эстафета башланыр алдыннан бик ныклап әзерлек күнекмәләре башкардылар.
Пеләмештән Михайловлар һәм Ильиннар да Удмуртиядән килгән милләттәшләре белән дистанциядә сыналдылар бу көнне. Районыбызның бу гаиләләре, стартка чыккан спорт сөючеләрдән җитезрәк булып, призлы урыннарга эләктеләр.
Башта чаңгычыларны читтән генә күзәткән Кадрәкнең пенсионер абыйлары Вячеслав Исанаев белән Виталий Семенов та түзмәделәр, үз яшьтәшләре белән стартка бастылар. “Әлеге ярышта беренче генә катнашуым“ дигән Виталий Николаевич та, “чаңгыга басмаганыма ун ел“ дигән Вячеслав Исанаевич та сынатмадылар. Бәйгене бик күңелле, кызыклы итеп алып барган Алексей Исанаев та оста чаңгычы икән.
Мари чаңгы юллары әләмен күтәрү хокукы бирелгән, гомерләре буе чаңгы спортын үз иткән ветераннар Валерий Шуматов, Людмила Васильева да, Азево авыл җирлеге башлыгы Владимир Семенов та, үз категорияләрендә узышкан башка чаңгычылар да финишка күтәренке кәефтә килделәр. Хәтта егылып артка калучылар, таяк һәм чаңгы сындыру очраклары булса да, берәү дә төшенкелеккә бирелмәде. Җанатарлар дусларына, туганнарына, авылдашларына көч бирделәр.