Шаршады авылы китапханәсе “Читаем Еники” акциясенә кушылды. Акция барышында китапханәдә “Әмирхан Еники-әдипләр остазы” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оештырылды.Китап сөюче дусларыбыз белән язучының “Әйтелмәгән васыять”, “Бала”, “Ана белән кыз” әсәрләре белән якыннан таныштык. Акция барышында укылган әсәрләр һәрберебезнең күңелләренә үтеп керелек тирән эчтәлекле иде. Бәйрәм азагында китапханәбезгә килгән китап сөючеләр язучының калган әсәрләрен өйләренә укырга алдылар.
Фото карарга >>> http://agryz.tatarstan.ru/rus/aktsiya-chitaem-eniki-v-sharshadinskom-sp-01032019.htm