Дога кабул була торган көн

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Милади календарь буенча 7 мартта – Рәгаиб кичәсе.

Бу кичә – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең әтисе Габдулла белән  әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты.

Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып уздырырга киңәш ителә. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең бу кичәдә уяу торып гыйбадәт кылганлыгы хакында мәгълүмат бар. Шуңа да мөселманнар бу кичәгә зур әһәмият бирергә, бигрәк тә ихлас догалар кылырга тиешләр. 

Пәйгамбәребез бер хәдисендә түбәндәгечә боерган: “Биш кичә бардыр, аларда кылынган догалар кабул булырлар. Бу кичәләр шушыдыр: Рәгаиб һәм Бәраәт, Рамазан һәм Корбан гаете кичәләре, атна кич кояш баю белән башлана торган җомга киче.

Бу көн һәм кичәләрнең без белми торган бик күп хикмәтләре бардыр. Без аларда хәлебездән килгән кадәр гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кылырга, тәүбәләребезне арттырырга, начар һәм ямьсез эшләрдән ерак торырга тиеш.

“Ислам  дине нигезләре” китабыннан файдаланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International