Бүген Әгерҗенең оешма-учреждениеләрендә гүзәл затларны бәйрәм белән котлыйлар

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Иртәгә – язның тәүге бәйрәме 8 Март.

Шул уңайдан бүген оешма-учреждениеләрдә гүзәл затларны бәйрәм белән котлыйлар. Мәсәлән, район элемтә узелы егетләре, иртәнге сәгатьләрдә үк хатын-кыз хезмәткәрләрен җыеп, аларга музыкаль бүләк ясадылар. Районыбызның танылган җырчысы Эдуард Мираев гүзәл затлар хөрмәтенә җырлар башкарды. Һәр хезмәткәргә бүләккә роза чәчәге тапшырылды.

Ә музыкаль күчтәнәчтән соң алар җыелышып торт белән чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International