Иске Эсләктә яшәүче Лена ханым Сафиуллинадан коймак рецепты

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Иске Эсләктә яшәүче Лена ханым Сафиуллина бик тиз һәм тәмле коймак рецепты тәкъдим итә.

  • Эштән төшке ашка кайттым да, суыткычта ниләр бар шуларны салып, коймак кабартырга куйдым. Сез дә пешереп карагыз әле, бик тәмле, – диде ул телефоннан.

Камыр өчен 4 йомырка, 20 грамм чүпрә, 0,5 литр сөт, 0,5 лит су, 4 аш кашыгы чистартылган көнбагыш мае, 2 стакан он кирәк. Берәр сәгать камырны кабартканнан соң, Лена ханым коймакларны газ плитәсе өстендә аз гына пешереп ала икән. Аннан табаны духовкага тыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International