Кадыбаштан китапханәче Фәридә Каюмова һәм 1нче гимназия мөгаллимәсе Наилә Харисова “Әдәби марафон“ бәйгесенең финалистлары белән бергә Лаешта узган бүләкләү тантанасында катнаштылар.
Әлеге марафонның максаты китап укып, 21 көн әлеге әсәрләрнең мавыктыргыч, кызыклы өлешләрен интернет челтәренә кую иде. Фәридә һәм Наилә ханымнар, марафонның һәр көнендә катнашып, финалга уздылар һәм бәйгене оештыручы Раил Гатауллин чакыруы буенча Лаешка бардылар.
Биредә аларга Мактау грамоталары тапшырганнар. Язучылар Газинур Морат, Галимҗан Гыйльманов, Рабит Батулла, Рифат Сәлах, Айгөл Әхмәтвәлиева, Гүзәл Галләмова, Гөлсинә Галимуллина, режиссер Нурания Җамали белән очрашканнар. Авторлар үзләренең китапларын тәкъдим иткәннәр.
“Әдәби марафон“да барлыгы 337 кеше катнашкан. Ул алтынчы тапкыр узган. Марафонның чираттагысы 1 апрельдән старт алачак.