Әгерҗе хатын-кызларына бүләк концерты

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Район мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты булып узды.

Район мәдәният йорты артистлары белән беррәттән иж-Бубыйның «Хыял " бию коллективы, сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары үзләренең концерт номерларын бүләк иттеләр. Сәламләү сүзләреннән соң музыкаль бүләкне район башлыгы Валерий Макаров та тапшырды.

Бәйрәмдә шулай ук быел Сарсак-Омгадан Леонид һәм Валентина Утехиннар, Әнвәр һәм Раушания Гыймрановлар, Венера һәм Раушат Касыймовлар, Инсаф һәм Ләйсирә Мөхәммәтдиновлар гаиләләрен хөрмәтләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International