Синоптиклар томан турында кисәтә

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Бүген, 11 мартта, кич белән, шулай ук иртәгә, 12 мартта, төнлә һәм көндез, Татарстан территориясендә томан көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр начарлана.

Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Моннан тыш урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчле җил фаразлана.

Сишәмбе көнне көндез республиканың көнбатыш өлешендә буран көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International